Ел саен 15 мартта уздырыла торган Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне алдыннан 2025 елның 10 мартыннан 21 мартына кадәр Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарга консультацияләр бирү оештырылачак.
Гражданнарга тематик консультация эш көннәрендә 8.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр һәм 13.00 сәгатьтән 16.40 сәгатькә кадәр үткәреләчәк:
- «Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге " ФБУЗ Яшел Үзән филиалы консультация пункты телефоны - (84371) 5 72 63,
- Роспотребнадзорның бердәм консультация үзәге телефоны- 8 800 555 49 43 тәүлек буе.