Хөрмәтле кайбычлылар

2025 елның 11 марты, сишәмбе

Яз-табигатьнең уяну вакыты, шулай ук бозга чыгу бик куркыныч эш була торган чор да. Сулыкларда боз катламы юка һәм нәзберек була, ә аның ныклыгы һава температурасына бәйле рәвештә даими үзгәреп тора.

Онытмагыз, язгы чорда бозга чыгу бәхетсезлек очрагына китерергә мөмкин. Үзегезне һәм якыннарыгызны куркыныч астына куймагыз. Әгәр дә сез кемнеңдер бозга чыгуына шаһит булсагыз, бу хакта кичекмәстән 101 яки 112 номерлары буенча ашыгыч хезмәтләргә хәбәр итегез.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International