Борындык Мәдәният йортында Хатын-кызлар өч сменада маскировка челтәрләре үрә башладылар

2025 елның 10 марты, дүшәмбе

Бу эшкә мәктәп укучылары да кушылды. Борындык авыл җирлеге башлыгы Алмаз Гайнетдинов район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиевка маскировка челтәре үрү өчен тыгыз тукымадан тасмалар кисү җайланмасын күрсәтте. - Бу җайланманы авылыбыз балта остасы Тәүфикъ Нигъмәтҗанов ясады. Тасманы кайчы белән кисү шактый вакытны ала, — диде Алмаз Гайнетдинов. - Әзер челтәрләрнең бер өлешен без махсус хәрби операция зонасына җибәрдек инде. 

Якташларына ярдәм итү өчен гуманитар ярдәм җыюга кушылган барлык авылдашларына рәхмәтлемен. Рәмис Хәялиев район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән авыл халкына ихлас рәхмәтен җиткерде. Ул Борындыкка авыл үзешчәннәре тарафыннан Ватанны саклаучылар бәйрәме уңаеннан оештырылган концертка килгән һәм тамашачылар алдында чыгыш ясаган. Маскировка челтәрләрен үрү башка авыл җирлекләрендә дә дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International