Әлеге мәдәният йортында эшләп килүче «Мизгел» театры үзешчәннәре чыгышын тамашачылар яратып карады, алкышларга күмде. Рольләрне педагог Алсу Әскәрова (Хафизулла картның җәмәгате), Казан федераль университетының беренче курс студенты Ислам Рәхмәтуллин (Хафизулла, авыл карты), шулай ук бу университетның беренче курсында белем алучы Зилә Рәхмәтуллина (аларның кызлары), укытучы Эльмира Рәхмәтуллина (киленнәре), мәдәният йорты мөдире, әлеге спектакльне сәхнәгә куйган режиссер Гүзәл Өметбаева оста итеп башкарды.
Тамашачы бер мизгелдә көлде дә, шул ук вакытта күз яшьләрен дә сөртеп утырды. Чөнки әсәрнең темасы бүгенге көндә дә бик актуаль булган аталар һәм балалар проблемасы турында иде.