1 мартта Ленинград блокадасы ветераны Латыйпова Тәскирә Фәттах кызы үзенең 91 яшьлеген билгеләп үтә. "Ленинград блокадасында яшәүче" билгесе белән бүләкләнә. Ул 1934 елның 1 мартында Кече Кайбыч авылында туа . "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры Гөлия Нигъмәтҗанова Тәскирә Фәттах кызын туган көне белән тәбрикләп, аңа бүләкләр тапшырды һәм батырлыгы, ныклыгы, рухи көче өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. Тәскирә апа, сезгә сәламәтлек, озын гомер, тыныч күк йөзе һәм иминлек телибез. Шулай ук Латыйпова Тәскирә Фәттах кызына «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» юбилей медале тапшырылды. Тарихыбызга бәяләп бетергесез өлеш керткән кешеләргә карата кайгыртучанлык һәм ихтирамның әһәмиятен истә тотарга кирәк.