«Салават күпере» спорт комплексында якташыбыз — Россия Герое Владимир Козин истәлегенә, Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлап милли көрәш буенча районара ярыш үткәрелде

2025 елның 17 феврале, дүшәмбе

 «Салават күпере» спорт комплексында якташыбыз — Россия Герое Владимир Козин истәлегенә, Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлап милли көрәш буенча районара ярыш үткәрелде. Анда Кайбыч, Апас, Буа, Чүпрәле районнары командалары килгән иде. Бәйгене ачу тантанасында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, ТР буенча милли көрәш федерациясе башкарма директоры, көрәш төрләре буенча спорт мастеры, ТРның атказанган спорт мастеры, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Марсель Таһиров катнашты. Геройның әнисе Анна Козина, тормыш иптәше Людмила Козина, кызлары иң кадерле кунаклар булды. Көн дәвамына сузылган көрәш барышында Кайбыч районы командасы җиңүгә иреште һәм күчмә кубокка ия булды. Буа командасы — икенче, Апас — өченче, Чүпрәле районы командасы — дүртенче урынга лаек булды. Илебезнең киләчәге - яшьләр кулында

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International