«Кайбыч» боз мәйданында Совет гаскәрләрен Әфганстан җиреннән чыгарылуның 36 еллыгы уңаеннан хоккей ярышы үтте. Анда Кайбыч, Федоровский авылының «Тайфун», Апас, Чүпрәле районнары командалары катнашты. Шулай итеп, «Тайфун» командасы икенче ел рәттән турнир җиңүчесе булды һәм күчмә кубокны үзендә калдырды. Апас командасы — икенче, Чүпрәлелеләр — өченче, Кайбыч — дүртенче урында.