115 нче янгын сүндерү часте хезмәт коллективының отчет җыелышы үтте

2025 елның 17 феврале, дүшәмбе

Район Советының утырышлар залында 115 нче янгын сүндерү часте хезмәт коллективының отчет җыелышы үтте. Әлеге часть начальнигы Дамир Ибраһимов 2024 елда башкарган эшләр буенча нәтиҗәләр һәм киләчәккә планнар билгеләп чыгыш ясады. "Халык иминлеге сагында торган өчен хезмәт коллективына олы рәхмәтемне белдерәм," - диде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International