10 февральдә Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясендә Россия фәне көненә багышланган «мәгарифтә алга китеш траекториясе: популярлаштыру, Инновацияләр, хезмәттәшлек»темасына фәнни-мәгариф лекорие узды. Лекорлар сыйфатында Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең танылган галимнәре чыгыш ясады. Безнең районнан бу чарада мәгариф бүлегенең табигый-математик цикл буенча методисты Русова Марина Михайловна, Олы Кайбыч мәктәбенең физика-математика классларында эшләүче математика укытучысы Сибгатуллина Миләүшә Дамир кызы, Иске Тәберде мәктәбенең математика укытучысы Давыдова Анита Радиславовна, Колаңгы мәктәбенең физика укытучысы Җиһаншина Зилә Хисмәт кызы катнашты.