Иске Чәчкаб авылындагы «Казан каймасы» һәйкәле янында тематик чара узды

2025 елның 12 феврале, чәршәмбе

 11 февраль Казан каймасы - саклану корылмаларын кабул итү көне. Бу вакыйганың илебез тарихында тоткан урыны зур. Әлеге истәлекле дата уңаеннан бүген авылыбызда урнашкан «Казан каймасы» һәйкәле янында тематик чара узды. Чараны Рәмис Рафисович алып барды. Ул «Казан каймасы» корылмасының тарихы, ул чордагы авылыбыз тормышы турында сөйләде. Иске Чәчкаб халкының киң күнелле булуына басым ясады. Әле шушы арада гына табылган яңа кызыклы фактлар белән уртаклашты. Һәрберебез белә, окоп казырга килүчеләр арасында күренекле татар язучысы Гадел Кутуй, композитор Җәүдәт Фәйзи дә булган. Алар да Иске Чәчкаб авылында яшәгән. Чара ахырында һәйкәлгә чәчәкләр салдык. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International