Кайбыч мөхтәсибәтендә мәчетләрдә якшәмбе мәктәпләрендә укып йөрүче укучы балалар өчен чаңгы ярышлары оештырылды. Чарада Олы Кайбыч, Кече Кайбыч, Иске Чәчкаб, Кошман, Борындык авылы мәхәлләләре балалары катнашты. Җиңүле урын алучы балаларга грамоталар, медальләр һәм сертификатлар бирелде. Кайбыч мөхтәсибәте әлеге чараны оештыруда ярдәм итүче Татарстан Диния нәзарәтенә, чаңгы базасы хезмәткәрләренә, имамнарга, укытучыларга һәм балаларга чәй өчүне оештыручы шәһси эшмәкәр Мотыйгуллиннар гаиләсенә олы рәхмәтен белдерә.