Олы Кайбыч авылының "Имәнлек" паркында Кайбыч муниципаль районы гомуми белем мәктәпләре укучылары арасында "Хезмәткә һәм оборонага әзер" (ГТО) зачетына чаңгы ярышлары узды. Чаңгыда йөгерү-ул кыш көне генә тапшырырга мөмкин булган бердәнбер норматив.
Чаңгы ярышларында районның 11 гомуми белем бирү мәктәбеннән 64 укучы катнашты.
Призерларны һәм җиңүчеләрне медальләр һәм Мактау грамоталары белән бүләкләделәр!