Олы Кайбыч авылы мәдәният йортында ата-аналар комитетлары арасында игълан ителгән «Тату класс серләре» республика бәйгесенең район туры узды. Бәйгедә унбиш мәктәптән әти-әниләр комитеты, укучылар катнашты. Алар, балалар һәм укытучылар белән берлектә, «Безнең тату, күңелле класс» дип исемләнгән визит карточкасын тәкъдим итте, Бөек Җиңүнең 80 еллыгына, табигатьне саклау темаларына багышланган проект якладылар. Һәр команда иҗади номерлар тәкъдим итте. Бәйге барышында командалар үзләренең иң тату һәм бердәм класс булуын расларга тиеш иде. Фантазияләрен һәм осталыкларын эшкә җигеп, биремнәрне уңышлы башкарып чыктылар. Олы Кайбыч мәктәбенең ата-аналар комитеты гран-прига лаек булды.