Кайбыч районында «Җомга марафоны» узды

2025 елның 7 феврале, җомга

 Казан шәһәрендә эшләп килүче «Терәк-Опора» иҗтимагый файдалы хәйрия фонды проекты. Ул ТР Рәисе каршындагы татар телен һәм туган телләрне саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия һәм Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте белән берлектә тормышка ашырыла.  Кайбычта мондый очрашу район Советы бинасының актлар залында узды. Аны «Терәк-Опора» фонды директоры Илназ Гыйлемханов алып барды. Ул «Җомга марафоны» проектының татар телен һәм ислам динен саклау, үстерү максатыннан тормышка ашырылуын әйтте. «Терәк-Опора» иҗтимагый файдалы хәйрия фондының президиум башлыгы, татар телендәге «Әс-сәлам» газетасының баш мөхәррире Мансур Һашимов динебезне, туган телебезне, гореф-гадәтләребезне, татар халкының мәдәниятен саклау һәм үсеп килүче буында милли телне формалаштыру һәм хәйрия эшчәнлегендә актив катнашкан райондашларыбызга Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырды. Район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев проектны оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International