Татарстан Росреестры Галиәсгар Камал исемендәге театрны кадастр учетына куйды

2024 елның 26 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе 1 көн эчендә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының Һади Такташ урамындагы 74 нче йортын кадастр исәбенә куйды. Алмашынучан катлы (5-8 катлы) объектның гомуми мәйданы 57 мең кв. м тәшкил иткән.

Татарстан Росреестрында ачыклык кертүләренчә, 18 мең кв. метрдан артык мәйданда Театр төзүгә рөхсәт бер ел элек алынган. Төзүчесе «Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе". Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең Башкарма комитеты тарафыннан бирелгән театрны файдалануга тапшыруга рөхсәт 2024 елның 24 декабреннән билгеләнгән.

"Галиәсгар Камал исемендәге театрның яңа бинасы төзелә башлаганнан бирле республикабыз башкаласында яшәүчеләрнең һәм кунакларның күз карашын җәлеп итә. Мәйданы буенча Казандагы иң зур театр беркемне дә битараф калдырмаячак. Бинада 40 машина урыны, театр янындагы территориядә тагын йөз машина кую урыны каралган, аның мәйданы 21,5 мең квадрат метрдан артык тәшкил итә»,-дип хәбәр итте Дәүләт кадастр исәбенә алу һәм күчемсез милеккә хокукларны дәүләт теркәвенә алу бүлеге башлыгы Алсу Сафина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International