Казан шәһәренең «Корстон» сәүдә-күңел ачу комплексында «Ел таланты-2024»республика премиясе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды!
Талантлар Университеты тарафыннан ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә оештырылган әлеге премия фән, сәнгать һәм спорт өлкәләрендәге республика конкурс чаралары призерлары һәм җиңүчеләре булган мәктәп укучыларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
Быел 300дән артык укучы, аларның остазлары һәм экспертлары әлеге хөрмәткә лаек булды. "Талантлы балалар һәм яшьләр педагоглары һәм остазлары" номинациясендә премияне Берлибаш мәктәбенең биология укытучысы Рәхмәтуллина Эльмира Рәшит кызы алуы белән без аеруча горурланабыз.