Кайбыч районы прокуратурасы корал әйләнеше турындагы законнарны аңлата

2024 елның 16 декабре, дүшәмбе

Россия Федерациясе территориясендә гражданлык, хезмәт, шулай ук сугышчан кул ату һәм салкын корал әйләнеше вакытында барлыкка килә торган хокук мөнәсәбәтләре «Корал турында»13.12.1996 № 150-ФЗ Россия Федерациясе законы белән регламентлана.

Корал белән эш итүнең билгеләнгән кагыйдәләрен бозу гаепле затларны җинаять җаваплылыгына тарту өчен нигез булып тора.

Җинаять канунында коралны законсыз сатып алу, тапшыру, сату, саклау, ташу яки йөртү өчен җаваплылык каралган (РФ Җинаять Кодексының 222 маддәсе). Әлеге җинаятьнең предметы булып утлы корал, аның төп өлешләре, сугыш кирәк – яраклары (гражданлык утлы шома көпшәле озын көпшәле коралдан, аның төп өлешләреннән һәм аңа патроннарыннан, чикләнгән зарарланулы утлы коралдан, аның төп өлешләреннән һәм аңа патроннардан тыш), Ә РФ ҖК 222 маддәсенең 4 өлеше-гражданлык утлы шома көпшәле озын көпшәле корал, чикләнгән зарарлы утлы корал, газ, салкын корал, шул исәптән ыргыту коралы.

Моннан тыш, гражданлык утлы шома көпшәле озын көпшәле коралны, чикләнгән зарарлаулы утлы коралны, газ коралын, салкын коралны, шул исәптән ыргыту коралын законсыз сату өчен җаваплылык каралган (РФ ҖК 222 маддәсе 7 өлеше).

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, коралны ирекле тапшырган зат җинаять җаваплылыгыннан азат ителә. Шул ук вакытта затны тоткарлаганда, шулай ук аларны ачыклау буенча тикшерү гамәлләре башкарганда аларны тартып алу ирекле тапшыру дип танылмый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International