Ведомство буйсынуындагы тернәкләндерү үзәкләрендә медицина тернәкләндерүе һәм шифаханә-курорт дәвалануы буенча хезмәтләрне демобилизацияләнгән СВО катнашучылары киләсе елдан ук ала башлаячак. Фонд дәвалану процессы дәвамында махсус хәрби операциядә катнашучыны шәхси озатып йөрүне тәэмин итәр дип планлаштырыла. Тернәкләндерү 25 көнгә кадәр, шифаханә-курортта дәвалану 21 көнгә кадәр дәвам итәчәк. Санаторий-курорт дәвалануын елга бер тапкыр узарга мөмкин булачак.