Компаниянең хокук бозулары өчен җаваплылык оешма җитәкчесенә төшә, хәтта ул фиктив директор булса да һәм фирма эшчәнлеге турында белмәсә дә.
Гади генә итеп әйткәндә, әгәр мошенниклар акчага мохтаҗ гражданнарны табалар икән, аларга түләү өчен оешмаларның оештыручылары һәм җитәкчеләре булырга тәкъдим итәләр, бу оешмаларның нинди максат белән төзеләчәген әйтеп тә торасы юк, җаваплылык номиналь җитәкчеләргә әйләнгән әлеге гражданнарга йөкләнә.
Шул ук вакытта оешманы теркәгәндә ялган затлардан файдаланган өчен җинаять җаваплылыгы каралган, әмма ялган җитәкчегә барыбер 500 мең сумга кадәр штраф, төзәтү эшләре яки биш елга кадәр иректән мәхрүм итү яный.
Мисал өчен, егет паспортын танышына тапшырган, шуның өчен 2 мең сум алган. Ул үз чиратында аңа фирма рәсмиләштергән, бу хакта ул белмәгән һәм, фирма документларына, активларына һәм счетларына керү мөмкинлеге булмауга карамастан, суд аңа ярты ел төзәтү эшләре һәм аның хезмәт хакының 10% уд тотып калуны билгеләгән.
Шулай ук номиналь җитәкче оешманың эш чорында да җаваплылык тотачак. Мисал өчен, әгәр хезмәткәрләрнең берсе авыр җәрәхәт алса яки аңа хезмәт хакы түләмәсәләр, компаниянең фиктив директорына җавап бирергә туры киләчәк.
Яки башка очрак, оешма булмаган товар өчен аванс алган, аны, әлбәттә, сатып алучыга кире кайтармаганнар, моның өчен ул судка биргән. Гаепләнүче үзенең номиналь директор гына булуын һәм акчаның фактик директорга тапшырылуын белдерде, әмма моны раслаучы документлар булмады. Нәтиҗәдә, ялган җитәкче иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза алган һәм аның артыннан бурычын кайтару бурычы калган.
Әгәр дә сез мошенниклар корбаны булсагыз, Татарстан Республикасы хокук саклау һәм салым органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Үз хатасын аңлаган гражданнар өчен законнар «киләчәктә дәүләт теркәвенә алу турында кызыксынган затның каршылыгы» гаризасын Татарстан Республикасы буенча 18 нче районара Россия Федераль салым хезмәтенә җибәреп, законсыз теркәлүне кисәтергә мөмкинлек бирә.
Әгәр граждан исеменә оешма инде теркәлгән булса, фирманы схема операцияләрендә куллануны булдырмау өчен Юридик затларның бердәм дәүләт реестрында аның турындагы белешмәләрнең дөрес булмавы турында гариза бирергә кирәк.