Инвалидлар ункөнлеге физик мөмкинлекләре чикле булган балалар һәм аларның әниләре өчен үткәрелгән бәйрәм белән төгәлләнде. Ул кафеда мул табыннар артында җыр-бию, уеннар һәм бүләкләр белән үтте.
Бүгенге көндә районда физик мөмкинлекләре чикле булган 52 бала бар. Аларның барысы да бәйрәмгә килә алмады, билгеле. Килә алганнары әниләре янәшәсендә рәхәтләнеп ял итте, күңел ачты.
Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фәния Петухова сәламләү чыгышында әлеге балаларның да, әниләренең дә көчле рухлы булулары, авырлыклар алдында югалып калмаулары белән үрнәк булуларын әйтеп үтте.
Фәния Петухова әлеге зур бәйрәмне оештырып йөрүче — «Салават күпере» спорт комплексы мөдире, «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасының Кайбычтагы бүлеге җитәкчесе Җәмилә Сагиевага рәхмәтен белдерде. Ул спонсорларын да, бәйрәмне оештырырга вакытын да тапкан. Аңа ярдәм иткән хезмәттәшләре, әниләргә һәм балаларга шалтыратып, һәрберсен бәйрәмгә чакырган социаль яклау бүлеге белгечләре, кафе хуҗалары Илсөя һәм Равил Җәләлиевларга һәм спонсорларга да ихлас рәхмәт сүзләре әйтелде.