9 декабрьдә Россиядә Ватан Геройлары көне билгеләп үтелә.
Бу көнне без Бөек Ватан сугышы елларында кыюлык һәм батырлык күрсәткән каһарманнарыбызны хөрмәтлибез. Аларның батырлыгы һәм фидакарьлеге нәтиҗәсендә без киләчәккә ышаныч белән карый алабыз, илебез һәм аның тарихы белән горурланабыз!
Батырлык һәм фидакарь хезмәтегез өчен рәхмәт Сезгә!
Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, тынычлык, игелек, бәхет һәм иминлек телим!