5 декабрь көнне инвалидлар декадасы кысаларында район мәдәният йортында "Йөрәктән йөрәккә" дип исемләнгән хәйрия концерты узды!
Сәхнәдә Казанның популяр артистлары чыгыш ясады, алар тамашачыларга онытылмас мизгелләр һәм уңай эмоцияләр бүләк итте. Бу вакыйга балалар өчен мөһим ярдәм һәм Илһам миссиясен хуплаучы кешеләрне берләштерде.
Чарада җыелган барлык акчалар мохтаҗ яман шеш авыруларына акчалата сертификатлар ярдәмендә уңышлы тапшырылды.