Кайбыч районы прокуратурасы хәбәр итә

2024 елның 6 декабре, җомга

2024 елның декабрендә Халыкара инвалидлар көне һәм еллык инвалидлар декадасы кысаларында Кайбыч районы прокуроры вазыйфаларын башкаручы Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Кайбыч муниципаль районының социаль яклау бүлеге җитәкчесе белән берлектә инвалид гражданнарны һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне кабул итте.

Үткәрелгән чара барышында гражданнар шифаханә-курорт дәвалануы һәм тернәкләндерүнең техник чаралары белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать иттеләр.

Чара барышында гражданнарны кызыксындырган сорауларга җавап бирде, шулай ук социаль өлкәдә гамәлдәге законнар нигезләмәләрен аңлатты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International