Татарстан Росреестры 2020 елдан 4,4 мең авыл ипотекасы

2024 елның 4 декабре, чәршәмбе

Әлеге күрсәткеч буенча Татарстан Республикасы Идел буе федераль округында лидерлар өчлегендә

Программа гамәлгә кергәннән бирле (2020 елның гыйнвары) Татарстан Росреестры тарафыннан 4 436 ипотека теркәлгән. Программа кысаларында иң күп теркәлү гамәлләре сату-алу шартнамәләренә туры килә, алар нигезендә 3 980 милек хокукы теркәлгән; өлешле төзелештә катнашу шартнамәләре нигезендә – 338.

"Быел безнең ведомство тарафыннан 1464 авыл ипотекасы теркәлде. Республиканың Биектау, Лаеш һәм Питрәч районнарында программага ихтыяҗ зур»,-дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова.

Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин 2024 елның октябрендә «Алтын көз» агросәнәгать күргәзмәсенең пленар утырышында чыгыш ясаганда белдергәнчә, авыл ипотекасыннан 3% ка кадәр ставка буенча 150 меңнән артык гаилә файдаланган инде. Ул авыл территорияләрен үстерүнең мөһимлеген ассызыклады, Россиянең агросәнәгать комплексы перспективалары шәһәрләрдән читтә яшәүче кешеләрдән тора, дип билгеләп үтте.

Моннан тыш, октябрьдә РФ Премьер-министры авыл җирендә ташламалы ипотеканы һәм йортларны төзекләндерүгә ташламалы кредитларны саклау турындагы боерыкка кул куйды. Бу максатларга 6,8 млрд сум бүлеп биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International