30 ноябрь көнне Кече Мәми авылында үз Ватаны өчен гомерен биргән Россия Герое Владимир Козин хөрмәтенә бюст ачу тантанасы узды.
Истәлекле чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Фәнил Баһаутдинов, «Татарстан Республикасы буенча Десантчылар берлеге» төбәкара иҗтимагый оешмасының төбәк бүлеге рәисе Юрий Суворов, авыл халыгы, хакимият вәкилләре, хәрбиләр һәм ветераннар, шулай ук геройның туганнары катнашты.