Бүген район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин учреждение һәм оешма җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары белән киңәшмә үткәрде.
Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:
Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров салым түләүләренең үтәлеше белән таныштырды.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Кайбыч муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге башлыгы Наталья Багавеева "Ялгыз яшәүче гражданнарны һәм балалы гаиләләрне Мич белән җылыту" темасы буенча чыгыш ясады.