Хөрмәтле әниләр, тормышка яшәү чаткысы бирүче гүзәл хатын-кызлар!
Сезне, һәр яшәлгән елның иң матур, җылы хисләр белән сугарылган күркәм бәйрәме – Әниләр көне белән котлыйм!
"Җәннәт әниләрнең аяк астында", дип юкка гына әйтмиләр. Бәрәкәтле, имин, тыныч тормышка барытик әниләрнең хәер-догасы, аларның фатихасы аша гына ирешеп була. Барытик ана мәхәббәте генә җирдә могҗизалар тудыра.
Бәйрәм уңаеннан мин Сезгә иң изге теләкләремне юллыйм. Тормышыгыз бары тик шатлыклы мизгелләрдән генә торсын, һәр яңа көн сөенечле һәм уңышлы булсын. Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, иминлек һәм бәхет телим.