Түләүсез юридик ярдәм

2024 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе

«Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы» ДКУ Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре белән берлектә 2024 елның 29 ноябрендә 10 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы халкына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү чарасын Олы Кайбыч авылы, Кояшлы бульвар, 7 йорт, конференц – зал адресы буенча уздыруны планлаштыра.

Чарада Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча пенсия һәм социаль иминият бүлеге, дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе, Татарстан Республикасы Нотариаль палатасы, Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы вәкилләре катнашачак.

2024 елның 27 ноябренә кадәр кабул итүгә телефон аша язылуыгызны сорыйбыз:

8 (84370) 2‒11‒21.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International