Кайбыч районы прокуратурасы "Автомобиль аптечкасының составы үзгәрде"дип аңлата

2024 елның 28 октябре, дүшәмбе

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы 2024 елның 1 сентябреннән автомобиль аптечкасының составын үзгәртте.

Шулай итеп, кертелгән үзгәрешләр нигезендә аптечканы, аерым алганда, изотермик одеял, А7 форматындагы блокнот, маркер яки карандаш белән комплектларга кирәк. Үзгәрешләр шулай ук кирәкле медизделиеләрнең минималь санына да кагылды, атап әйткәндә: ясалма сулыш алу җайланмалары хәзер кимендә 2 данә, марлевалы медицина бинтлары - 3 данә булырга тиеш.

Медицина бинты урынына фиксацияләүче эластик стериль булмаган бинт кулланырга рөхсәт ителә.

01.09.2024 елга кадәр җитештерелгән (комплектланган) автомобиль аптечкалары андагы медицина эшләнмәләренең яраклылык срогы беткәнче, әмма 01.09.2027 елдан да соңга калмыйча кулланылырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International