Хөрмәтле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, әлеге тармакта эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннар! Һөнәри бәйрәмегез – Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне белән сезне ихластан котлыйбыз.
Кыенлыклар белән исәпләшмичә, үз эшен намус белән башкарган, табыннарыбызда азык-төлек муллыгын тәэмин итү өчен тырышкан тәҗрибәле игенчеләребез, механизаторларыбыз, терлекчеләребез, гомумән, күпкырлы авыл хуҗалыгының фидакарь хезмәтчәннәре белән чын мәгънәсендә горурланабыз.
Кадерле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре! Тырыш хезмәтегез өчен олы рәхмәтемне кабул итеп алыгыз. Сезгә һәм сезнең гаиләләрегезгә, туганнарыгызга, якыннарыгызга нык сәламәтлек, бәхет, күтәренке рух һәм яңа хезмәт җиңүләре телим.
Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин.