профилактик рейд-тикшерү

2024 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе

2024 елның 8 октябрендә Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитетының административ комиссиясе тарафыннан Эбалак авыл җирлеге торак пунктлары урамнарында профилактик рейд-тикшерү уздырылды.

Тикшерү барышында «Җирлекләр һәм шәһәр округлары территорияләрен төзекләндерүнең муниципаль кагыйдәләрен бозу»3.6 статьясының беренче өлешендә каралган берничә административ хокук бозу ачыкланды. Төп бозу-төзелеш материалларын: ком, таш, кирпеч, вак таш, такталарны йорттан читкә җыю. Эбалак авылында административ хокук бозулар турында 5 беркетмә һәм Кече Кайбыч авылында 3 беркетмә төзелде. Административ хокук бозу турында беркетмә төзегәндә белгеч хокук бозучыларга урамны төзелеш материаллары, чүп-чар белән тутырып, авыл җирлеген төзекләндерү кагыйдәләрен бозуларын аңлатты.

Һәр җирлек сайтында «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының «авыл җирлеге» муниципаль берәмлеге территориясен төзекләндерү кагыйдәләре»авыл җирлеге Советы карары белән расланган документлар бүлегендә, бүлекчәсендә төзекләндерү кагыйдәләре урнаштырылган. Законнарны белмәү хокук бозулар өчен җаваплылыктан азат итми
Шунысы куандыра, нигездә халык административ комиссия кисәтүләре белән килешә һәм хокук бозуларны төзәтергә вәгъдә итә. Әмма административ комиссия кешеләргә яшәргә комачаулый, төзелергә, йорт хайваннары тотарга комачаулый, диюче гражданнар да бар.

Ләкин бит терлекләрне асрау бөтен урамны печән яки салам белән тутырырга, ә тиресне сулык ярларына бушатырга кирәк дигән сүз түгел. Йортларны һәм биналарны төзү һәм ремонтлау да бик яхшы эш, ләкин торак пунктларның урамнарын төзелеш материаллары һәм чүп-чар белән чүпләү хисабына түгел. Һәрвакыт шулай яшәдек һәм бернинди дәгъвалар да булмады, диләр. Әйе, бәлки элек шулай булгандыр да. Өйләр алдына печән, утын өеп куйдылар. Тыкрыкларда ташлар, бүрәнәләр һәм такталар ята. Ләкин бит барысы да үзгәрә, шул исәптән кануннар да. Авыл җирлекләрен төзекләндерү кагыйдәләре йорт яны территорияләрен карап тоту буенча яңа таләпләр куйды.

Хөрмәтле гражданнар! Үзара Әдәпле булыйк. Торак пунктларның чисталыгы һәм төзеклеге һәркемнең уртак эше булырга тиеш.
Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитетының административ комиссиясе тарафыннан авыл җирлекләре торак пунктлары урамнарында чисталыкны тикшерү буенча профилактик чаралар дәвам итәчәк. Район авыллары кышка чиста һәм пөхтә булып керсеннәр.


Административ комиссия секретаре Г. И. Нурмөхәммәдова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International