Бүген Татарстан Росреестры мәйданчыгында семинар узды, аны үткәрү барышында кадастр инженерлары эшчәнлегенең актуаль проблемалары турында фикер алыштылар.
Чарада Татарстан Республикасы буенча Росреестр һәм Роскадастр, «Идел буе кадастр инженерлары Ассоциациясе» оешмасы вәкилләре һәм башкалар катнашты.
Чараны ачып, Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Нияз Галиәкбәров билгеләп үткәнчә, көзге семинар традициягә әйләнде, ул анда катнашучыларга нинди юнәлештә хәрәкәт итәргә, кадастр эшләренең сыйфатын күтәрү өчен ничек оптималь хезмәттәшлек итәргә, кадастр исәбенә тапшырганда документлар әзерләү белән бергә барырга ярдәм итә. Ахыр чиктә, бу Росреестрның дәүләт хезмәтләрен күрсәтү сыйфатына турыдан-туры йогынты ясый.