Махсус хәрби операция зонасында якташларыбыз белән очрашу

2024 елның 7 октябре, дүшәмбе

Кадерле райондашлар!
Махсус хәрби операция зонасында якташларыбыз белән очрашып кайттык. Алар сезгә бу катлаулы вакытта ярдәм итүегез өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәләр. Посылкалар һәм мораль ярдәм аларны тынычлык өчен көрәшне дәвам итәргә рухландыра.
Сезнең һәр гамәлегез, сез күрсәткән кайгыртучанлык игътибарсыз калмый. Бу безнең яклаучыларга көч һәм аларның үзләре генә түгел икәнлегенә, аларның артында ярдәм итәргә әзер булган тулы бер халык торуына ышаныч бирә.
Иң мөһиме, егетләребез туган ягыбызга сау-сәламәт әйләнеп кайтсыннар.
Егетләрнең әти-әниләренә, туганнары һәм якыннарына Аллаһ Тәгалә чиксез сабырлык бирсен.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International