Татарстан җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре НСПД куллану буенча укулар узган беренче төбәк булды

2024 елның 2 октябре, чәршәмбе

Зур Росреестр командасы барлык 45 җирле үзидарә органнарының 270 хезмәткәрен «киңлек мәгълүматларының милли системасы» (НСПД) бердәм цифрлы платформасында эшләргә өйрәтте.

2024 елның августында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәткәндә НСПД еп ФГИС белешмәләрен һәм сервисларын куллану мөмкинлеген күздә тоткан 317-ФЗ номерлы Федераль закон кабул ителде. Росреестр җитәкчесе урынбасары, ведомствоның цифрлы трансформациясе җитәкчесе Елена Мартынова билгеләп үткәнчә, әлеге үзгәрешләр дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү вакытын кыскартырга, документлар комплектын әзерләгәндә хаталар санын киметергә һәм хезмәт күрсәтүләр буенча тискәре нәтиҗәләр санын киметергә мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International