Татарстанлылар хәбәрнамә алганнан соң почта аша салым түли алалар

2024 елның 2 октябре, чәршәмбе

Россия Почтасы Татарстан Республикасына салым хәбәрнамәсе китерүен дәвам итә. Мөлкәткә салымны, шулай ук транспорт һәм җир салымнарын мондый хатны алганнан соң почта бүлекчәсендә түләргә мөмкин. Акча салым хезмәте счетына реаль вакыт режимында керәчәк. Салым хәбәрнамәләрен почтальоннар заказлы хатлар белән китерәләр. Әгәр адресат өйдә булмаса, хезмәткәр аңа почта тартмасында якындагы почта бүлегендә заказлы хат алу турында хәбәр калдырачак. Тапшырылмаган хатлар анда 30 календарь көн дәвамында саклана. Почтада салым түләү өчен квитанцияне операторга тапшырырга кирәк. Әгәр квитанция үзең белән булмаса, хезмәткәр ИНН номеры буенча салым суммасын белергә ярдәм итәчәк. Салымнарны өйдә дә почтальонның мобиль почта-касса терминалы ярдәмендә түләргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International