Хөрмәтле өлкәннәребез!Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан сезгә иң җылы, ихлас котлауларыбызны җиткерәбез.
Сезгә булган олы хөрмәтебезне, күңел түреннән чыккан ихлас теләкләрне белдереп, барлык райондашларыбыз исеменнән барчагызны Халыкара Өлкәннәр көне белән тәбрик итәм.
Безнең арада үзегезне бәхетле тоеп, әле озын-озак гомер итәргә, сәламәт булырга, күтәренке кәефтә, бу тормыштан тәм һәм ямь табып яшәргә язсын. Тормыш дәртегез, күңел дәрманы сүнмәсен, сүрелмәсен! Якыннарыгыз һәрчак янәшәдә булсын. Имин, бәрәкәтле тормышлар сезгә!
Кайбыч муниципаль районы башлыгы
Альберт Рәхмәтуллин