Буген район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов белән берлектә “Август-Кайбыч” җәмгыятендә булдылар.
Генераль директор Александр Иванов Ульянково авылы янында 3700 баш сыерга исәпләнгән терлекчелек комплексы төзелеше барышы белән таныштырды.
Биредә эш график буенча югары темпларда бара.
Ел ахырына кадәр биредә 700 баш буаз таналар кайтарылачак. Баш исәбе ай саен артып барачак.
2025 елның көзенә терлекчелек комплексы тулы көченә эшли башлаячак.