«Татарстанның мәдәни башкаласы» республика конкурсы кысаларында Казанның «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә Кайбыч районы мәдәнияте көне узды.
«Сәйдәш» концерт залы каршындагы мәйданчыкта кунакларны район территориясендә яшәүче дүрт милләт вәкилләре — татарлар, руслар, чуашлар һәм керәшеннәр каршы алды. Фольклор ансамбльләренең моңлы җырларына бәйрәм кунаклары да кушылды.
Бәйрәм кысаларында интерактив мәйданчыклар, районыбызда сатыла торган халык һөнәрләре һәм продукцияләре күргәзмә-сату эшләде. Чара кунаклары күргәзмәдә тәкъдим ителгән продукция, мастер-класслар, районның танылган һәм иҗади гаиләләренең шәҗәрәләрен тәкъдир итү белән таныштылар.
Бик зур рәхмәт оештыручыларга һәм катнашучыларга.
Әфәрин!