Көзге хәрби хезмәткә чакырылуга багышланган киңәшмә узды

2024 елның 24 сентябре, сишәмбе

20 сентябрьдә хакимиятнең актлар залында көзге хәрби хезмәткә чакырылуга багышланган киңәшмә узды. Чарада Хәрби комиссар, прокуратура һәм район эчке эшләр бүлеге вәкилләре, хәрби учет өчен җаваплы кешеләр белән авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

Хәрби хезмәткә чакыру кампаниясен оештыруга, хәрби хезмәткә чакырылучыларның хокукларын тәэмин итүгә һәм төрле ведомстволар арасындагы хезмәттәшлеккә кагылышлы мөһим мәсьәләләр каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International