Татарстан алдынгылар хәрәкәте лидеры Тимур Сөләйманов Мөрәле мәктәбендә әдәби фатирда булды

2024 елның 24 сентябре, сишәмбе

Балалар белән очрашуга район Советы Аппараты җитәкчесе Рамилә Айзатуллова һәм хәрәкәтнең Кайбыч бүлекчәсе рәисе Елена Краснова килде.

Җирле шагыйрә Гөлназ Сөнгатуллина әлеге очрашу истәлегенә мәктәпкә үзенең шигырьләр җыентыгын бүләк итте. Берничә шигырен укыды һәм үзенең иҗат юлын ничек башлавы турында сөйләде.

Нуралы мәктәбенең алдынгылар советы рәисе Рузилә Зиннәтуллина беренчеләр хәрәкәте турында үз инша юлларын укыды.

Мәктәп Киңәшчесе Хәсәнова Миләүшә дә үзенең әсәрләре белән таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International