Коррупцияне системалы күренеш буларак кабул итеп, дәүләт аңа каршы тору буенча комплекслы чаралар тудыра һәм гамәлгә ашыра. 2008 елдан башлап Президент каршында коррупциягә каршы көрәш советы төзелде, коррупциягә каршы көрәш буенча Милли планнар, коррупциягә каршы законнар пакеты, Россия Федерациясе Президентының Дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр, дәүләт корпорацияләре җитәкчеләре эшчәнлегенә контрольне киңәйтә торган указлары эшләнде һәм расланды. «Коррупциягә каршы тору турында» 2008 елның 25 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль закон Коррупциягә каршы көрәшнең төп принципларын һәм нигезләрен билгеләде.
Коррупциягә каршы көрәштә дәүләттә һәм җәмгыятьтә коррупция күренешләрен киметергә, коррупциядә катнашкан затларны ачыкларга һәм җәзаларга сәләтле конкрет чаралар мөһим роль уйный. Түрәләрнең (башкарма хакимият органнары вазыйфаи затларының һәм тиешле дәрәҗәдәге депутатларның) керемнәре һәм мөлкәти хәле турында еллык мәҗбүри хисабы гади һәм шактый нәтиҗәле чара булып тора. Күрсәтелгән затларның (шулай ук аларның балалары һәм ир белән хатыннарының) керемнәре турындагы декларацияләр Интернет челтәрендә ачык файдаланыла, рәсми массакүләм мәгълүмат чараларында яктыртыла, контроль һәм күзәтчелек органнары тарафыннан тикшерелә.
Күпчелек башкарма хакимият органнарында үз иминлеге хезмәтләре булдырылды, аларның эшчәнлек максаты Россия Федерациясе субъектларындагы башкарма хакимият органнары һәм аларның территориаль органнары эчендә хезмәткәрләрнең коррупциячел эшчәнлегенә чик кую.
Коррупциягә каршы чаралар күрүдә дәүләтнең роле никадәр генә актив булмасын, ул бу көрәштә гади гражданнар ярдәменнән башка булдыра алмаячак.
Россияле һәр гражданин закон нигезендә яшәргә һәм эшләргә тиеш. Коррупция күренешләрен булдырмас өчен үз хокукларыңны нык белергә, аларны яклый белергә, шәхси, иҗтимагый һәм һөнәри тормышта коррупция ысулларын куллануны кире кагучы ныклы әхлакый позициягә ия булырга кирәк.