Татарстан Республикасы буенча Росреестр һәм Роскадастр экспертлары кайнар линия барышында гражданнарга гаражларны һәм алар астындагы җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча киңәшләр бирделәр.
Исегезгә төшерәбез, «гараж амнистиясе» эшли башлаганнан бирле Татарстанда 16 меңнән артык күчемсез милек объекты теркәлгән. Әлеге Закон инде өч ел гамәлдә булуга карамастан, татарстанлылар аннан актив файдалана, сораулар да аз түгел. Иң киң таралганнарына җаваплар тәкъдим итәбез.