Сайлауларда катнашуга яшьләрне җәлеп итү мәсьәләсе сан өчен генә мөһим түгел. Яшьләр – җәмгыять һәм дәүләтне үстерүдә барлык казанышлар һәм проблемаларның варисы, яшьләр – илнең киләчәге. Гражданлык позициясе, җаваплылык, тормыш юлы башында алынган белем һәм тәҗрибә кешегә гомере буе кирәк, киләчәктә ул аны яңа буынга тапшыра. Бу турыда онытырга ярамый.
Очрашуга йомгаклар ясап, “түгәрәк өстәл”дә катнашучылар яшьләр сайлауда актив тормыш позициясе биләргә тиеш, чөнки районның, республиканың, илнең киләчәге аларның социаль активлыгына, гражданлык-хокукый мәдәнияте кимәленә һәм хокук аңына бә.йле, дигән нәтиҗә ясады. Шуңа күрә районның сайлау яшенә җиткән һәр кешесе анда