Алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлау бик тиз-8 сентябрьдә узачак. Тавыш бирү 7:00 дән 20:00 гә кадәр барачак.
Шулай ук искәртәбез, кирәк булганда сез үз сайлау участогыгызны үзгәртә аласыз. Моның өчен 4 сентябрьгә кадәр территориаль сайлау комиссиясенә, МФЦга мөрәҗәгать итәргә яки РФ Дәүләт хезмәтләре порталында гариза калдырырга кирәк.
Сезнең тавышыгыз әһәмиятле! Читтә калмагыз-сайлауларда катнашыгыз!