Кайбыч районыннан яшь пар "Казан"гаилә үзәге янындагы сәхнәдә никахларын теркәгән

2024 елның 3 сентябре, сишәмбе

Кайбыч районыннан яшь пар "Казан"гаилә үзәге янындагы сәхнәдә никахларын теркәгән

Татарстан Республикасы һәм шәһәр Көнендә Казанда бер үк вакытта 45 яшь пар никахларын теркәгән.

ЗАГС бүлеге начальнигы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Зилә Сөнгатуллина хәбәр иткәнчә, Кайбыч районыннан Олы Кайбычтан Эльвина һәм Нияз Ибраһимовлар килгән. Кәләш - Олы Русак авылыннан, кияү-Апас районының Карамасар авылыннан.
Чара Гаилә елы кысаларында узды. Яшьләрне Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм республика Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева котладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International