Сезне Татарстан Республикасы көне белән котлыйм!

2024 елның 3 сентябре, сишәмбе

Хөрмәтле райондашлар, районыбыз кунаклары! Сезне муниципаль район Советы, Башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән Республика көне белән тәбрик итәм.
   Татарстанның һәр төбәге кебек, Кайбыч районы да әлеге бәйрәмгә үз уңышлары белән килә һәм бүләкләрен әзерли. Болар-кырларда үстерелгән игеннәрнең җыелуы, аерым терлекчелектәге уңышлар, социаль әһәмияткә ия булган биналар-ФАПлар, яңартылган юллар һәм башка күп кенә район күләмендә башкарылган эшләребез. Боларның барысын да башкарып чыгарга халкыбызның бердәм, тату булуы, ә бу үз чиратында республикабызның тотрыклы үсеш алып баруында ярдәм итә.
          Һәр татарстанлы өчен мәгънәле һәм мөһим булган бәйрәм - Республика көне белән кайнар тәбрикләп, һәммәгезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, хезмәт уңышлары телим.
Ихтирам белән, Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхматуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International