Чарада бөтен Татарстаннан 45 гаилә катнашты. Тантаналы кабул итүне Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова үткәрде.
Кайбыч районыннан Гүзәл һәм Дамир Гыйниятуллиннар гаиләсе чыгыш ясады. Гыйниятуллиннар гаиләсенең Моннан 21 ел элек теркәлгән никахы үзара мәхәббәт һәм тугрылыкка нигезләнгән. Ир белән хатын үзләренең гаилә тормышы белән мәхәббәт, тугрылык, хезмәт сөючәнлек һәм бер — берсе турында кайгырту-никахның нигезе икәнен исбатладылар.