Татарстан Республикасы үзмәшгульләре «кече һәм урта эшмәкәрлек» милли проекты кысаларында маркетплейска чыгу буенча түләүсез хезмәт күрсәтүгә гариза бирә алалар. Сайлап алу өчен Россиянең иң эре биш мәйданчыгы тәкъдим ителгән.
Бу хезмәттән республиканың 200дән артык үзмәшгуль кешесе файдаланган инде.
Үзмәшгульләргә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәм күрсәтә. Программа шартлары буенча, һөнәри керемгә салым түләүчеләрнең үзләре сайлаган маркетплейста элек теркәлгән шәхси кабинетында шәхси кабинеты яки сатулары булмаска тиеш.