Бүгенге көнгә барлык мәйданнарның 70 процентка якыны урып җыелган. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин
авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов белән берлектә районның алдынгы комбайнчыларына флаглар, акчалата бүләкләр тапшырдылар.
“Август-Кайбыч” җәмгыяте комбайнчысы Александр Рыбаков, 1669,81 тонна ашлык суктырып, “Ростсельмаш” комбайнчылары арасында һәм район буенча беренче урында бара. Шуңа күрә аңа икешәр флаг, акчалата бүләк тапшырылды. Шул ук җәмгыятьтән Фәнис Галәтдинов “Класс-Тукано” комбайннары арасында җиңүче. “Акросс” комбайнчылары арасында “Туган як -Агро” җәмгыятеннән Илсур Вәлиев, “Ростсельмаш” комбайнчылары арасында “Илсия Җәләлиева” КФХсы комбайнчысы Илдар Миназов, ярдәмчесе Данил Гайфутдинов, “Фәрит Зиннуров” КФХыннан Булат Зиннуров “Класс-Мега” комбайнчылары арасында иң алда бара.