«Татарстан Республикасы территориясендә пилотсыз һава судноларыннан файдалану турында» Кайбыч районы прокуратурасы аңлатма бирә

2024 елның 12 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Кайбыч районы прокуратурасы аңлатма бирә

Россия Федерациясе Президентының «Россия Федерациясе субъектларында гамәлгә ашырыла торган чаралар турында» 2022 елның 19 октябрендәге 757 номерлы Указын, «Татарстан Республикасы территориясендә пилотсыз һава судноларыннан файдалану турында» 2022 елның 25 ноябрендәге ПУ-813 номерлы Указын үтәү йөзеннән Татарстан Республикасы территориясендә пилотсыз һава судноларыннан файдалануны тыю билгеләнгән.

Административ хокук бозулар кодексының   11.4 ст. һава киңлеген куллануны бозган өчен административ җаваплылык (искәрмә - эш җинаять җәзасына тартылмаган очракта):

- һава киңлегеннән файдалануның федераль кагыйдәләрен бозган өчен гражданнар өчен - 20-50 мең сум, вазыйфаи затлар өчен - 100-150 мең сум, юридик затлар өчен - 250-300 мең сум күләмендә штраф каралган (йә аларга эшчәнлекне өч айга кадәр туктатып торуны билгеләргә мөмкиннәр);

- билгеләнгән тәртиптә мондый эшчәнлекне гамәлгә ашыру хокукына ия булмаган затлар тарафыннан һава киңлегеннән файдалану кагыйдәләрен бозган өчен гражданнар өчен - 30-50 мең сум, вазыйфаи затлар өчен - 50-100 мең сум, юридик затлар өчен - 300-500 мең сум (яки эшчәнлекне өч айга кадәр туктатып тору) штраф каралган.

Һава киңлеген рөхсәтсез файдалану өчен җинаять җаваплылыгы (мондый рөхсәт закон буенча таләп ителгәндә) РФ Җинаять кодексының 271.1 маддәсендә тасвирланган. Әгәр мондый гамәлләр саксызлык аркасында кешенең сәламәтлегенә авыр зыян салса яки үлеменә китерсә, биш елга кадәр, саксызлык аркасында ике һәм аннан да күбрәк кешенең үлеменә китерсәләр - җиде елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International